ШИН и. нем. 1) Ашалмасын һәм тиз тузмасын өчен агач тәгәрмәч тугымына кидерелә торган тимер коршау. Тау астында тимерчеләр чыңгылдаган тавыш чыгарып чүкеч суга, ат дагалый, тәгәрмәчкә шин тарта. Г.Бәширов . Ә бер почмакта шин-коршау сугылмаган көенчә муртая башлаган тәгәрмәч сөялеп тора. А.Тимергалин

2) Машина, велосипед һ.б.ш.ның тәгәрмәчләрендә һава белән тутырылган баллонга кидерелгән резин коршау. [Автомобильнең] көпшәк шины ләшперәп төшкән, тәмам бушаган. А.Шамов. Шри-Ланкада Советлар Союзының ярдәме белән шин заводы, --- элеватор һ.б. объектлар төзелгән. М.Мәһдиев. Радист --- велосипедын да шины тишелгәнгә күрә ташламаган – ул аны үзе тишкән. З.Фәтхетдинов

3) мед. Сынган, җәрәхәтләнгән, тайган яки башкача зарарланган әгъзаларның хәрәкәтсезлеген тәэмин итү өчен каты материалдан эшләнгән җайланма. Мылтык куян ядрәләре белән корылган булган. Шулай да бер сеңерне зарарлаган, аякны бөгеп булмый. Аңа шин куеп бәйләделәр, үзенә култык таяклары тоттырдылар. Х.Камалов. Юл дыңгырдык бит, посёлокка барып җиткәнче, минем имгәнгән аягымны ике кулы белән тотып кайтты Лена. – Ә кем бәйләде, дәвалады? – Шин салу, бәйләү хәтлесен үзем дә беләм инде ---. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә