ШИМПАНЗЕ и. фр. Имезүчеләр классы приматлар отрядыннан Көнбатыш һәм Үзәк Африкада төркемнәргә оешып, күбесенчә агач башларында тереклек итүче кешесыман маймыл. Бүгенге көндәге маймыллар да күптөрле тавыш сигналлары чыгара алалар. Мәсәлән, гориллалар 20 дән артык, шимпанзелар 30 га якын тавыш сигналы чыгара алалар. Н.Фәттах. Кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләрдән тыш, агач башларында күпсанлы маймыллар – мартышка, шимпанзе һ.б. яши. Материклар һәм океаннар географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә