ШИЛҮ ф. диал. 1) Өрелгән, һава тутырылган куыш нәрсәнең һавасы чыгу, бушау. Чәкчәк пешергәндә, май сүрәнәебрәк китсә, алар кинәт кенә суырылалар да эчләрен җыялар. --- Шилү диләр моны. Д.Булатова 2) Кимү, кими төшү, азаю, кайту, бетә төшү. Син төнлә, кеше аягы шилгәч тә, казып алырсың, бер искерәк капчык белән бәләкәй чанага салып, тегендә миңа илтерсең, яме. Ш.Камал. Мәгәр аның ярсуы-дуамаллануы ике-өч көннән ары бармый, суы да атна-ун көн эчендә шилә, ярларына кайтып төшә ---. К.Миңлебаев 3) Ябыгу, тартылу. Үскән саен шилә бу кыз Шилә башлау Шилүгә таба бару; шилергә тотыну. Садриев хатынын да күндереп бетерде инде: яшь чакның кадерен бөтен яклап белеп калырга кирәк. Эше дә, теорияләре дә качмас, ә менә хатын, телисеңме-юкмы, шилә дә башлар. Җ.Юныс Шилә төшү Бераз шилү; тагын да шилү |