ШИ’ЛЛИНГ и. ингл. 1) Төрле чорларда төрле Европа илләрендә әйләнештә булган акча берәмлеге // 1971 елга кадәр Англиядә фунт стерлингның егермедән бер өлешенә тигез акча берәмлеге. Парижда һич сатулашу юк. Мин күлмәкләр алган мәгазәдә уйнап сатулашкан идем, --- бер шиллинг төшерделәр. С.Максуди. Җәлладны кулга алалар. Тегесе исә шакката: «Ни өчен? – ди ул. – Мин үз эшемне генә башкардым. Бер баш өчен миңа алтышар шиллинг түләделәр!» С.Юзеев 2) Хәзерге вакытта Австрия һәм кайбер Африка илләрендә (Кения, Танзания һ.б.) төп акча берәмлегенең атамасы 3) Әлеге кыйммәткә ия булган акча |