ШИЛЕК и. төрки бот. Кузаклылар семьялыгыннан каурыйсыман катлаулы яфраклы, сары чәчәкле, чәнечкеле куак яки вак агач; челек, чилык; русчасы: чилига. Анда, тау итәгендә, --- шилек, тубылгы чыбыклы тигезсез урыннар. Г.Ибраһимов. --- бакча янында гына таулар бар, шилек үсә. Туган як. Шилек себеркесе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә