ШИ’Л БУЛУ ф. 1) Эчкә бату, убылу, иңү, чокыр хасил булу. Берне орган, икене орган, орган җире шил булган. Н.Исәнбәт 2) к. шилү ( 3 мәгъ.) . Бүген ул да чал булды. Йомыркасын салганда, Картлыгыннан шил булды. Дастан 3) күч. Тынлык урнашу, тынып калу, хәрәкәт туктау. Көндезләрен начальниклары, старшийлары бик күп йөргәнгә, мин аяк асты шил булгач кына, проверкалар беткәч кенә яза идем. Г.Исхакый. Төн ярымында урталык шил булып, һичкая да бер шылт иткән тавыш калмый. Ш.Камал |