ШИ’К-ШӨБҺӘ җый. и. Һәртөрле шикләр, шөбһәләр, икеләнүләр, тәрәддүт. Ире чирләгәннән бирле Наиләнең чыраеннан сөенү качкан иде, аның чибәрлеген өзмәс нужа, туя ашамау, курку, икеләнүләр, шик-шөбһәләр йоткан иде. А.Гыйләҗев. Менә шул шик-шөбһәләр, башына килгән төрле уйлар да аны бимазалады. Р.Кәрами |