ШИКСЕЗ рәв. 1. Һич икеләнмичә, һич шикләнмичә, тәгаен. Ул: «Дөресме бу?» – дип кайтарып сорарга теләмәде, ул мондый зур эштә Ушаковның гадел, туры булуына бер шиксез ышанырга теләде. Ә.Еники. --- кыр казлары оча, безнең якларга килә иде – бу инде бик яхшы, бик мөлаем күренеш, бу инде бер дә шиксез яз килде дигән сүз иде ---. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Анык, ачык, яхшы күренә, сизелә торган. Аның бөтен кыяфәтендә үзен көтә-көтә көтек булганнарына һәм ул килгәч сөенәчәкләренә шиксез ышаныч ярылып ята иде. М.Маликова. Кара ничек ялагайланып елмая! Ташлама ясалуга шиксез ышаныч белән утыра! Ф.Садриев

3. хәб. сүз мәгъ. Анык, төгәл билгеле. Без, ике һәвәскәр «детектив», ышанычлы нәтиҗәгә килә алмадык алуын, ләкин каракның гади бер мужик түгеллеге, ифрат сак, үзенчә пөхтә һәм зыялы булуы шиксез иде. А.Тимергалин. Садирәләргә еш килеп йөрде егет, монда аңа ишек һәрвакыт ачык иде, аның гелгә үз кеше булачагы шиксез иде. М.Хуҗин

4. кер. сүз функ. Әлбәттә, һичшиксез, бернинди шөбһәсез. Һәрбер язучының теге я бу идеяне формалаштыруда аның субъектив аерымлыклары, шиксез, зур роль уйный. Һ.Такташ. Төшләр барысына да диярлек бертөрле керә, хәбәрсез югалган яки үлгән солдат ак күлмәк-ыштаннан күренә, бик күбесе тальян уйный, бу инде, бер дә шиксез, исән булуга ишарә, тальян уйнау, бер дә шиксез, юл төше инде ул ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә