ШИКМӘ и. Өй яки каралтының түбә түшәмәсе астында бәпкәләргә аркылы китереп салына торган киртә яки такталар. Гөрләп торган авыл клубының Тырпайган тик шикмә башлары. Урамында, хәтер йомгагыдай, Тәгәрәшкән нигез ташлары... Р.Зәкуан. Яфраклы агачлар бәпкә, шикмә, бина эчендәге бүлмә такталары, эчке ишекләр, плинтуслар, ырмаулы борыслар, ишек-тәрәзә йөзлекләре, идән-түшәм такталары ясау өчен яхшы. Төзү материаллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә