ШИКЛЕЛЕК и. 1) Шикле булу хәле, ышанычсызлык . Үзен тотуының шиклелеге

2) Шикчеллек, ышанмаучылык. Ул үзе куйган сорауларның берсенә дә ышанып бетми, булмастай дип саный, артык шиклелеге, вакчыл тәфтишлеге өчен үзен үзе сүгә ---. Р.Сибат. Битараф булган очракта бу холык үз-үзенә карата кызгану, әрнүгә яки кырыслылыкка әйләнеп кайтачак, ә баланың куркулары явызлык, шиклелек һәм кансызлыкка әйләнергә мөмкин. Сабантуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә