ШИКЛЕ с. 1. 1) Ышанычсыз, чит, ят. Сүзгә Надыйров кушылды. Әлеге шикле Кара Гайнетдин дигән кешенең кайсыдыр яктан Газиларга чак кына чыбык очы булуы турында сүз куертып алды. М.Хәсәнов. Мине машина йөртергә өйрәтүче кеше бик шикле күренде. Минем тол хатын икәнлекне белептер инде, әллә ничегрәк итеп карый бу миңа. Т.Миңнуллин

2) Шөбһәле, ышанычлы булмаган, асылы билгесез, шик тудыра торган. Бардыр, берәр шикле нәрсә бардыр дип, шомланып, иң элек тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәрде. З.Хөснияр. Мондый дәү ирләрне элек Киев, Одесса, Варшава кебек шәһәр читендәге шикле кунакханәләрдә төнге швейцар сыйфатында күрергә була иде. М.Галиев. Кемнәрдер, аракы, самогонга алмаштырып, капчык-капчык балык, тозлы икра төяп китәләр икән. Милиционер шуны эзләп килгән, берәр шикле судно күрмәдегезме, дип сораштырды. С.Сабиров // Начар, хәләл булмаган, яман нәтиҗәләргә китерү ихтималы. Фабарисовның аны ниндидер пычрак, шикле эшкә этеп кертергә маташканын ул инде аңлый башлаган иде. Ф.Бәйрәмова. Р.Кутуйның бай рухлы геройлары дөнья малы белән сыналуга бирешмиләр, шикле юллар белән максатка ирешү, кемдер башка берәү исәбенә җиңел тормыш алып бару, ничек тә булса җайлы яшәү коткысына бирелмиләр. Г.Ивлев

3) Шикләнүле, ышанмаучан. Тикшерүчегә Җәүдәт турындагы шикле уйларны чишкәнче, егетнең үзен күрергә иде. Ф.Яруллин. Ул үзенә булган салкын, шикле карашны аңлый иде, ләкин бу турыда беркемгә дә әйтми иде. Р.Батулла. Рәмилә шикле тавыш белән җавап кайтарды: – Биредә булса, ни булган? Х.Ширмән

4) Куркыныч, хәтәр, шомлы. Андый-мондый шикле хәл-хәбәрләр ишетелгәне юк. Дөрес, бер кызны, совет гаскәриләре күмелгән каберлектә кул букчасын, андагы кәгазьләрен онытып калдырганы өчен, кабаттан СССРга кайтарып җибәрделәр. К.Тимбикова. Авыл урамында тезелеп үскән биек-биек тирәк һәм каеннарның куе ябалдашларында ник бер яфрак тибрәлсен дә ник бер шикле өн колакка чалынсын. М.Маликова

5) Шик астына алынган, хөкүмәткә ышанычсыз дип табылган. Шәһәрдә төрле шомлы хәбәрләр йөри, тентүләр, кулга алулар да көчәйгән, шикле кешеләрне чүпләп кенә торалар икән. Ф.Әмирхан. Сөйләшүләренә караганда, бу халык арасында караклар, документсыз шикле кешеләр дә бар, аларны аулау максаты белән әледән-әле тикшерүләр үткәрелә, документсыз шикле кешеләрне кулга алалар икән. С.Сабиров. Ул – үзе шикле элемент, үзе буржуй калдыгы, шуңа күрә кулакларны яклый, дигәннәр. Р.Батулла

2. и. мәгъ. Шик тудыра торган, ышанычсыз дип табылган кеше. Алар килеп җиткәч тә, Сабан туе беткәч тә, Шиклеләрне тентибез, Кайгырмагыз сез һич тә. Т.Гыйззәт. Баштарак шундый бурыч куелды: легионерларның уй-фикерләрен өйрәнергә, шиклеләрне күзәтү астына алырга, хәлиткеч минутта кемгә таянырга икәнлеген ачыкларга. Р.Мостафин

3. рәв. мәгъ. 1) Шик белән, шикләнеп, ышанмыйча. Аның почмак якка шикле карана-карана боргалануын күргәч, үземдә җирәнү хисе туды, --- ләм-мим сүз катмыйча чыгып киттем. С.Сабиров

2) Шик уятырлык рәвештә, сәер итеп. Фира, шикле кабаланып, Алексейга караган көе, сумкасын актарды һәм бер рәсем чыгарды. Х.Камалов

4. хәб. сүз мәгъ. Икеле, ышанычсыз. Аннан соң кунакханәләрдә бронең булмаса, бик ашкынып көтеп тә тормыйлар, бигрәк тә җәй уртасында буш урыннар булуы шикле. Р.Батулла. Хан кызы Идегәйгә гашыйк, әмма бу мәхәббәтнең уңышлы була алуы шикле. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә