ШИКЛӘНҮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса ышанып җитмәү, тулы ышаныч булмау; шөбһәләнү. Икесе дә бераз дулкынланганнар иде, --- юл буенча сөйләшмичә бардылар, аннары шофёр татар булып чыкмасын дип тә шикләнделәр, ахрысы. Ә.Еники. Аның нидер күз алдына китереп, нидер уйлап, шикләнеп карап куюлары Зөлфия йөрәгенә уктай кадалды, утлы тимер сымак өтте. Н.Хәсәнов

2) Нәрсәнең дә булса үтәлүенә, тормышка ашачагына, реальлегенә ышанып бетмәү, икеләнү. [Хәлил Фәтхиевич]: – Фетны яраткан кешедән бик һәйбәт рус әдәбияты укытучысы чыгачагына мин шикләнмим, – диде. М.Мәһдиев. Ләкин соңгы вакытларда үзенең моңарчы гел яклап килгән дәвалау методына шикләнеп карый башлады ул. Ф.Яруллин

3) Куркыныч көтү, хәвеф-хәтәр булыр дип уйлау, хәвефләнү, шомлану. Сайфиянең биек коймасы Иделнең сөзәк яр өстеннән үк башлана, бу якта кечкенә капка гына бар. Аны төнгә дә бикләмичә калдыралар, бүре-фәлән керүдән дә, чит-ят сугылудан да шикләнмиләр ---. М.Хуҗин. Ни күрик, шунда гына немецларның кыр кухнясы. Ике агрегат. Мичләре ягулы. Шикләнмиләр дә, бәдбәхетләр. М.Әмирханов

4) Курку, куркып калу, шүрләү, шиккә калу. Милиция майоры --- сиздермәскә тырышып кына, утыргыч кесәләрен капшап алды. Сәет күзеннән бу хәрәкәт читтә кала алмады: сөйләшүне язып баручы нәмәстәкәйләр эзли. – Зинһар, шикләнмәгез, курыкмагыз. Без – җитди кешеләр. Т.Галиуллин. Ул тамак кырып куйды, кыенсынып кына: – Шикләнмәгез, бу йортта сезне начарлык көтми, монда тәртипле кешеләр яши, – дип өстәде. Р.Габделхакова. Ул, хатынының караңгыдан шикләнеп сөйләнүен белсә дә, юатырлык сүз катмады, аны узып, алга атлады. Сөембикә

Шикләнә башлау Шикләнергә тотыну. Ул, җитәкченең авызына карап, аның авызыннан чыккан сүзне элеп алып язып куярга шундый түбәнчелек, шундый кечелек, шундый бәйлелек белән хәзер тора, аның бу кыяфәтенә карап кызгана һәм шикләнә башлыйсың ---. Г.Бәширов. Зөһрәне дә артык мактарга ярамый, хатын шикләнә башлар. Ф.Яруллин

Шикләнә төшү Бераз шикләнү; тагын да ныграк шикләнү. Эшләр болайга киткәч, Самат абый шикләнә төште: – Ярый, ярый, бетте, – диде. В.Нуруллин. Бу карашта Рәфиснең яңа халәтен аңларга тырышу да, бераз шикләнә төшеп, нидер көтү дә… А.Вергазов

Шикләнеп йөрү Озак вакытлардан бирле шикләнү. Мин үзем бер җирдә түгел микән дип шикләнеп йөрим әле. Т.Гыйззәт. --- ә ул, тиле, күпме кара сөремен коеп, алардан шикләнеп йөрде. Ә.Еники

Шикләнеп калу Ниндидер сәбәптән соң шикләнә башлау. Ирис, сөенеченнән бусага аркылы сикерәм дигәндә, никтер шикләнеп калды. К.Кәримов. Шикләнеп калган малайлар Марсельне селкеткәләргә керештеләр. Р.Галиуллин

Шикләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә шикләнә башлау. --- өйдә утыра идем дә, Әхмәтзәки белән хәзрәтнең кереп киткәнен күргәч, күңелем шикләнеп китте. Т.Гыйззәт

Шикләнеп кую Аз гына вакытка, беразга гына шикләнү. Вакыт-вакыт хыялым эше түгелме икән бу дип шикләнеп тә куям, әмма барыбер Фатих Әмирханны башкача күз алдыма китерә алмыйм. Ә.Еники. Хәтта аның техниканы белүенә шикләнеп тә куясың. С.Шәрипов

Шикләнеп тору Күпмедер вакыт шикләнү; әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында шикләнү. Мин, курка-курка гына, аның болдыры янына килдем дә керергәме, юкмы дип шикләнеп торам икән. Ә.Хәсәнов. Аяз да, бераз шикләнеп торгач, касәне авызына каплады. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә