ШИКЛӘ’НМИЧӘ рәв. Икеләнмичә, шөбһәләнмичә, хаклыгына ышанып. Наиләдән: «Ничек, ни хәлләрдә яшәп ятасыз?» – дип сорасалар, әле аның шикләнмичә һәм һич икеләнмичә: «Әйбәт! Без бик бәхетле!» – дип, чатнатып җавап бирә торган чагы иде. А.Гыйләҗев. Әгәр кем дә булса берәү: «Балачакның иң матур билгесе нәрсә?» – дип сораса, бер дә шикләнмичә әйтегез: кибеткә ипи алырга килгән баланың, кибет ишегеннән чыгып барышлый түзә алмыйча, ипинең почмагын тешләп алуы. М.Мәһдиев |