ШИКЛӘНЕРЛЕК с. Шик сала торган, шик тудыра торган. Поцелуйкинны күзәтүче Куркынычсызлык сакчылыгы бүлеге кешеләре аның турында шикләнерлек яңа нәрсә хәбәр итмәделәр. Г.Әпсәләмов. Шикләнерлек нәрсә юклыкка тәмам ышангач кына, Гөлбануны, кулыннан тотып, ишегалдына алып керде. М.Хәсәнов. Ләкин ул боерыкта мин шикләнерлек нәрсә тапмадым. В.Нуруллин |