ШИКЛӘНДЕРҮ ф. 1) Шикләнергә, шөбһәләнергә мәҗбүр итү, шөбһәләндерү. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә. М.Хәбибуллин. Карчыкларның тәртип-гамәлләре Хәлимне шундук шикләндерде. Г.Гыйльманов. Чиркәү чәүкәсе кебек таң тишегеннән торып утыруы да шикләндергән иде ул Ванька шалапайның. Ф.Баттал

2) Куркыту, шомландыру. Шундый чакта үземне карурман авызында басып торган ялгыз юлчыдай сизәм. Керергә, үтәргә кирәк миңа аны, әмма таныш түгел урман юлы шикләндерә, шомландыра да үземне. Л.Ихсанова. Эчкә керүдән нидер тыя, нәрсәдер шикләндерә иде. М.Маликова

Шикләндерә башлау Шикләндерергә тотыну. Нишләргә дә аптыраш. Әллә шәһәргә чыгып, бераз йөреп керергәме? Алай итсәң, Әхәт белән аймылыш булырбыз дип куркам. Монда, ишек катында утыру да шикләндерә башлады. А.Хәсәнов. Маһирәнең дә балага чат ябышуы, әнисенең аны һаман хуплап торуы да нык шикләндерә башлады. Г.Галиева

Шикләндерә төшү Бераз шикләндерү; тагын да шикләндерү. Бу эчпошыргыч тынлыкны тизрәк бозасы килеп: – Ни бар, әни? Берәр нәрсә юктыр бит? – дип сорады. Әнисе, аны тагын да шикләндерә төшеп, җавап бирергә ашыкмады. Ә.Сафиуллин . Бу нәрсә Мөршидәне шикләндерә төште. Ватаным Татарстан

Шикләндереп җибәрү Кинәттән шикләндерү. – Җиңеләеп китәрсең, – диде ул, аның хәленә керергә теләгәндәй. – Шикләндереп җибәрдең син мине... Ә.Сафиуллин. Җитмәсә Госман: – Ярар, арт сабакларын укытыр көн дә булыр әле бер! – дип, аларны тагын да шигәйтеп-шикләндереп җибәрде. И.Салахов

Шикләндереп кую Көтмәгәндә шикләндерү. Менә хәзер аның сабыйны имезеп йөрүе әллә Людмиланы, әллә Исмәгыйльне шикләндереп куйды... Ә.Сафиуллин . Авыру янында шуннан да озаграк тоткарланса, шикләндереп куюың да бар бит! Г.Әдһәмова

Шикләндереп тору Һәрвакыт, гел шикләндерү; әледән-әле шикләндерү . Аның миңа беркайчан да ошамаган, һәрвакыт шикләндереп торган бер сыйфаты – ул беркайчан да җиңелми иде. М.Кәбиров. Мишәр мәсьәләсе борчып, шикләндереп торган иде. Д.Исхаков. Исеңдәме, синнән гаеп Эзли иде күзләрем, Шикләндереп тора иде Һәр хәрәкәт, сүзләрең... Ә.Низамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә