ШИКЕЛЛЕ бәйл. 1. 1) Бер нәрсәне икенче нәрсә белән чагыштырып, тиңләштереп, охшатып әйткәндә кулланыла: кебек, төсле, ише, охшаш. Искәндәрнең --- чия шикелле кызыл, шактый калын иреннәреннән яшьлек, тазалык җиле исеп торадыр иде. К.Тинчурин. Көн юк, төн юк, ял бирмиләр, бәйрәм димиләр, ат шикелле эшлисең дә эшлисең, юньле сүз дә ишетмисең. Т.Гыйззәт. Көзгедәй ялтырап торган төрәннәр кара карга канаты шикелле чем кара, симез туфракны уйнап кына актаралар. Г.Әпсәләмов

2) Бер-беренә нинди дә булса үзенчәлекләре белән охшаш нәрсәләрне санап киткәннән соң, шундый ук әйберләр тагы да барлыкны күрсәтә. Сезнең якка, бәлки, намазлык, комган, сөлге, эскәтер, чалма, чалма бүрек шикелле нәрсәләр дә китә торгандыр? Г.Камал. Мөҗип эшләпә тотып иптәшләреннән көзге, йөзек, кулъяулык шикелле әйберләр җыя. М.Хуҗин. Халык файдасына балта, көрәк, сәнәк, чабагач, капчык шикелле нәрсәләрне бер амбарына куеп, хаҗәте төшкән кешеләр шуннан алып, бушагач, урынына китереп куяр булганнар. Р.Зарипов

2. и. мәгъ. Үзеннән алдагы сүз белдергән предмет кебек кем яки нәрсә; башка шундыйлар. Рядовой колхозчы булып калу башта аңа түбәнлек булып тоелса да, тора-бара күнегер, ул да бүтәннәрдән ким эшләмәс иде. Аның шикеллеләр эшләделәр бит. В.Нуруллин . Фәтхерахман Әхмәдиев, Ганс Сәйфуллин, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров, Рамил Курамшин шикеллеләр җырлар яза, композитор булып китә. Р.Миңнуллин . Синең шикеллеләр гади адәм балаларының хәле белән артык кызыксынып тормый. М.Кәбиров

3. терк. мәгъ. Баш һәм иярчен җөмлә арасында чагыштыру – рәвеш мөнәсәбәтен урнаштыра. Бу юлларны укыганнан соң, Ганс, яшен суккан шикелле, акылын югалтты. Г.Кутуй. Ярканат яктыда күрмәгән шикелле, мин дә нәрсәләрнедер абайлап бетермим кебек. Х.Камалов. Кайтып чәй эчәргә утырган идем, кемдер тәрәзәгә чирткән шикелле тоелды, үрелеп карадым. М.Маликова

4. кис. мәгъ. Берәр нәрсә турында икеләнүне, чамалауны белдерә: бугай, кебек. Холодецның Зәйне Алкиннан аерып куюының ниндидер сере бар шикелле. Х.Камалов. Күке кычкыра да кычкыра икән. Әти һич кенә дә таба алмый. Кайдадыр якында гына да шикелле, ә үзе һаман күренми. З.Хәким. Миңа калса, рәссамга күп гыйлем кирәкми дә шикелле, чөнки ул фикерне чуалтырга, таркаулыкка китерергә һәм иҗат өчен зыянлы булырга мөмкин. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә