ШИКӘРЛЕ с. 1) Составында шикәр булган, шикәр салып әзерләнгән, шикәр белән татлыландырылган. Йокысы килсә дә елады, йокысы туйса да елады; шикәрле сөт белән туйдырылса да елады. Г.Исхакый. --- әрәмтамаклыгым да бик чамалыдыр хәзер: авызыма каба алганым шикәрле чәй дә бәрәңге боткасы ---. Ф.Баттал. Сыерга шикәрле су эчерт инде хәзер. Р.Бәшәр

2) Татлы, баллы, төче. Тизрәк самавыр куярга кушты, малайны шикәрле булкилар, шоколадлар, алма, виноградлар алырга йөгертте ---. Г.Ибраһимов. Аның күзләре авырта һәм ул ике күзенә ике төрле дарудан тамчылар тамыза иде. Берсе – ачы, икенчесе – шикәрле. М.Мәһдиев

3) Табигый шикәре булган, татлы. Алма шикәрле булсын өчен, кояш та кирәк... Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә