ШИКӘРЛӘ’Ү ф. Шикәр өстәү, шикәр салу; шикәрле, татлы итү. Куе, кайнар чәйне шикәрләп, ипиләп эчкәннән соң, әйбәт кенә киенеп, әле яктырып та җитмәгән, тапталмаган, пычранмаган кышкы буш, тын урамга чыгасың. Ә.Еники. Әтисе, әнисе аны Бик иркәләде. Ашатканда бик майлады. Бик шикәрләде. С.Баттал

Шикәрләп кую Алдан ук яки тиз генә шикәрләү. Шуннан соң пыяла банкага тутырып, шикәрләп куясың. Ватаным Татарстан. «Казан ашханәсе» хезмәткәрләре кышка 30 килограмм каен җиләге һәм караҗиләк шикәрләп куйган. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә