ШИКӘРЛӘНҮ ф. 1) Шикәргә әверелү, шикәргә әйләнү. --- март ае булса да, аларның баллары шикәрләнмәгән, ягъни утырмаган, кичә генә суыртып куйган төсле сап-сары, сәмих сагыз диярсең! А.Гыйләҗев. Крахмал сульфат кислотасы тәэсирендә шикәрләнә. Кызыклар дөньясында

2) Шикәр комы кебек кристаллар барлыкка килү, кристаллашу. Алга таба да кызыл балчык катламы ком белән аралашып барды: я ул сыек плывунга әверелә, я шикәрләнеп ката. К.Кәримов. Кар шикәрләнде, учка алсаң, аннан су тамып тора. Ф.Садриев

3) Татлылану; тәмлеләнү, шикәр тәме керү. Күзләр як-якка карана, күңелдә бер генә уй – пешкән бәрәңге. Күптән инде суынып өлгергән, шикәрләнгән шул бәрәңге тәмен мин әле дә тел очында тоям кебек. Ф.Садриев

Шикәрләнә башлау Шикәрләнергә тотыну. Әйтик, кайбер варенье саклаганда я әчи, я шикәрләнә башлый. Сөембикә

Шикәрләнә төшү Берникадәр шикәрләнү; тагын да шикәрләнү. Былтыргы вареньем барые барын. Тик бераз шикәрләнә төшкән. Ф.Яруллин

Шикәрләнеп бетү Тәмам шикәрләнү. Үзләре хәтле «татлы вата» күтәреп, битләре шикәрләнеп беткән балаларны карап торуы бер тамаша. Әлки хәбәрләре

Шикәрләнеп китү Кинәт шикәрләнү. Бал куерып шикәрләнеп китсә, аны аз гына җылытып алырга кирәк. Әлмәт таңнары

Шикәрләнеп тору Әле, хәзерге вакытта шикәрләнү; даими яки әледән-әле шикәрләнү. Камыры нәзек, йомшак, шикәрләнеп тора. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә