ШИКӘР и. һинд. 1) Чөгендер яки камышның махсус төреннән җитештерелгән, татлы ак кристаллик матдәләрдән торган азык продукты. Тәзкирә --- әйберләр куелган киштәләр арасына күз салды – прилавка өстендә генә эре-эре шакмак шикәрләр ята. Ф.Яруллин. Чәйнекне --- самавыр өстенә утырткач, шүрлектән ак чүпрәк төенчекне үрелеп алды. – Бәбекәем, шикәрне ватып бирсәң... А.Әхмәтгалиева

2) Сөткә шикәр ( 1 мәгъ.) кушып кайнатылган, кызарып кайнавы җиткәч, атланмай кушып катырылган татлы ризык. Динара белән Эльнара да сынатмадылар, Лилия ярдәмчеләре булышлыгында катлама белән кайнаткан шикәрне бик матур итеп тәкъдим итте ---. Татарстан яшьләре. Табында юка һәм кабартма, өйдә салган икмәк, кайнаткан шикәр. Безнең гәҗит

3) махс. күпл. шикәрләр. Углеводлар төркеменә кергән кайбер органик кушылмаларның гомуми атамасы. Шикәрләр химик юл белән синтезлана

4) тарт. форм. шикәрем. Үз итеп, яратып, иркәләп, якын итеп атау, эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. [Әминә:] Иркәм, сөеклем! Шикәрем син, балым син, Солтангәрәй! А.Гыйләҗев. Хатын: – Өйләнгәнче син һәрвакыт, Гүзәлем, җаным, дидең. Тәмле сүзләр күп сөйләдең. Шикәрем, балым, дидең. Ш.Галиев

5) күч. Иң кадерле, бик кирәкле, әһәмиятле, кыйммәтле, мөһим нәрсә. Соң бит тоз ул – халыкның шикәре. Ф.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә