ШИКАЯТЬЧЕ и. 1) Шикаять ( 1 мәгъ.) бирүче, шикаять ( 1 мәгъ.) белдерүче кеше; русчасы: жалобщик. Сиксәненче еллар башында шикаятьчеләр, әләкчеләр өчен бер рәхәт вакыт булып алган иде. Өстәге төрле оешмаларга имзалы, имзасыз яуган хатларның санын-исәбен шайтан үзе дә белмәгәндер. Р.Зәйдулла

2) юр. Нинди дә булса бәхәсне хәл итү максаты белән судка һ.б.ш. органнарга дәгъва белдерүче, дәгъва итүче, дәгъвачы; русчасы: истец. Профессиональ шикаятьчеләр тырнак астыннан булса да кер табып, шуны күпертәләр, һәм менә китә тикшерүләр, эшләп торган булдыклы кешеләрне юкка чыгарулар... Ә.Исхаков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә