ШИКАЯТЬНАМӘ и. гар.-фар. Язма шикаять. Ильминскийның биографы П.Знаменский сүзләренә караганда, югарыда телгә алынган шикаятьнамәне Ильминский үзе генә язган һәм, хисабын саллырак, абруйлырак итү өчен, күрәсең, Саблуковның да аңа кул куюына ирешә алган. А.Тимергалин. Галимҗан --- теге галим булырга җан атып йөргән язучы шикаятьнамәсен көнләшү чире дип атады. С.Поварисов. Институт хезмәткәрләре тарафыннан югары органнарга хезмәт хакларының бик түбән булуы турында язылган шикаятьнамә җавапсыз калды |