ШИКАЯТЬЛЕ с. 1) Шикаяте булган, шикаять иткән. – Минем дә хатыным шундый ук хезмәтләрне үземә күрсәтә. Мин дә сабырлык белән түзәрмен, – диде шикаятьле ир. Ф.Яхин 2) Зарлану һ.б.ш.ны белдергән, зар-моңлы. Сөембикәнең тәүге ире Җангали хан белән ничектер хисләре берегеп җитмәде. Кадер-хөрмәткә күнеккән иркә туташ моны бик авыр кичерде, атасына шикаятьле хатлар язды, аннан яклау көтте. М.Әмирханов |