ШИКАЯ’ТЬ КЫЛУ ф. к. шикаять итү. Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды: – Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды. Г.Ибраһимов. Юк-бар кешеләргә кергәләп, идарәгә төшмәвеннән үк күңеле бизгән иде аның Нәҗиптән. «Аның авызы тулы гайбәт! Бер дә юньле сүзе юк!» – дип, Зәйнәп килеп шикаять кылгач, ышанып та бетмәгән иде Ихлас... А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә