ШИКАЯ’ТЬ ИТҮ ф. 1) Берәр кеше яки оешманың ялгыш, законсыз, начар эшләрен яки гаебен күрсәтеп, рәсми гариза язу. Овчинников: «Мин Татарстан прокуроры гамәлләрен Русиянең генераль прокуратурасына шикаять итәргә җыенам, бәйсез экспертиза үткәрүне таләп итәм», – дип белдерде «Свободная пресса» аша. Н.Алан

2) Оешма җитәкчеләренә, югары органнарга берәр кешене нәрсәдә булса да гаепләп, яла ягып, яшертен хәбәр җиткерү, сүз сөйләү, әләкләү. Ул кинәт йөзенә кызыллык йөгерүен сизде, майорга карамаска тырышты. «Әллә Сергей минем салкынлыгымны сизеп, майорга шикаять иттеме?» дигән уй миеннән йөгереп узды. Х.Камалов. «Атны куалап яндыргансың!» дип Шарук, авылның старостасына шикаять итеп, Төкәнәйдән ат бәясен түләттерде. Р.Батулла

3) Нәрсәдәндер зарлану, кемгәдер зарыңны сөйләү. Инде хатын иреннән бу илтифатсызлыкны күрдеме, аның йөрәге хәсрәтләр белән тула, миңа золым кыла, ди, еглай, бәхетсезлегеннән шикаять итә, үзенең кадерен белмәгән иргә туры килүеннән зарланадыр. Г.Буби. [Колтай:] Әйдә, әйдә. Муллаң өстеннән шикаять итеп йөрүнең ничек икәнен танытыйм әле (җилтерәтеп алып китә). Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә