ШИКАЯТЬ и. гар. 1) Берәр кеше яки оешманың ялгыш, законсыз, начар эшләрен яки гаебен күрсәтеп язган рәсми гариза; жалоба. Россия империясенең Эчке эшләр министрлыгына газетаның Төркестандагы рус сәясәте өчен зарарлы булуы турында шикаять кәгазе килеп кергәннән соң, 1916 елның сентябрь аенда --- «Сүз» газетасы да ябыла ---. Г.Исхакый. Ә Арыслан утыра иде, план уйлап, Шикаятьне укыды да тирән сулап Язып куйды: «Фактлар юк кулымда, – дип, – Тикшерергә, ачыкларга урында!» – дип. Г.Афзал

2) Оешма җитәкчеләренә, хөкүмәт вәкилләренә һ.б.ш. югары органнарга кемне дә булса берәр нәрсәдә гаепләп, яла ягып язылган яки телдән хәбәр ителгән яшертен әләк. Яңгура теге вакытта --- Мансур Таһиров һәм аңа килеп кушылган Юматша Әхмәтшин, Татьяна Степановналар өстеннән язган зур шикаятен, Самуил Абрамович киңәш иткәнчә, үз кулы белән ертып ташламады, бәлки, Тютеевка китереп бирде. Г.Әпсәләмов. «Иптәш Сталин! Минем уемча, хәзер мин әйтәсе информацияне Сез белергә тиешсез». Жуковны яхшы белгән Сталин сагая: «Тагын берәрсе өстеннән шикаять бирә инде бу Маршал. Туймаса да кеше туймый икән». З.Зәйнуллин

3) Зар, зар-моң; нәрсәдән булса да ризасызлык, канәгатьсезлек. Ах син, адәм углы, бәхетеңнән шикаять итәмсең? Ул ярамый бит, ул Алладан шикаять була бит! Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә