ШИК и. гар. 1) Кемгә дә булса ышанмау хисе; тәшвиш, шөбһә. Дудин --- урман эченә кереп китте. Галим аның артыннан карап калды. Шунда аның күңелендә шик туды: бәлки, Дудинны түгел, башка берәр кешене өлкән итеп билгеләргә кирәк булгандыр. Г.Әпсәләмов. Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала инде, дип көлемсерәде эчтән генә Рәүф, суга батып барганда да чәчен төзәтер, иренен буяр. Шул ук вакытта күңеленә кереп оялаган шиге арта төште: шпион! Ә.Әминев

2) Нәрсәнең дә булса дөреслегенә яки үтәләчәгенә, фикернең чынбарлыкка туры килүенә тулы ышаныч булмау. Ну минем менә нәрсәдә шигем бар: бу кәгазь идарәдәге төп кенәгәгә, хисапчы кенәгәсенә теркәлде микән соң? Теркәлмәгәндер күк тоела миңа. В.Нуруллин. Әмма бер шигем бар – әгәр дә югарыда әйтелгән шөгыльләрнең барысы да түләүлегә әйләнеп бетсә, безнең шулай ук бер эшебез дә барып чыкмаячак. Р.Миңнуллин

3) Икеләнү, тәрәтдет. Инде үзенең җиңеп чыгуына Зәйнинең шиге калмады. З.Зәйнуллин. Аннары без, күңелендә шик калмасын дип, ул карточкаларны конверты, хаты белән шундук тикшерүчегә илтеп тапшырдык. С.Сабиров

4) Эчтән күңелне тырнап торган тынычсызлык; курку, шикләнү, шом. Ул үз өендә асылынып үлде. Фаҗига бит. Нинди? Әлеге дә баягы шул халык каргышы түгелме икән дигән шик бар. Г.Әпсәләмов. – Кем? – Граф юкка сорамый. Аның күңеленә шик кереп оялаган иде инде. Г.Гыйльманов. Хикәяче, тавышына мөмкин чаклы ваемсызлык, битарафлык төсмере бирергә тырышып, өстәп куйды: – Чынында ышану-ышанмау сезнең ихтыярда. Тик минем тагын бер шигем бар. Т.Галиуллин

Шик астына алу 1) Ышанмау, шикләнеп карау . Иң элек мин татар әдәбиятында поэзия бүтән төрләрдән, аерым алганда, прозадан өстенрәк тора дигән мәгънәдәге раславыгызны шик астына алыр идем. Р.Фәйзуллин; 2) юр. Беренчел тикшеренүләргә нигезләнеп, расланмаган көенчә гаепләү. Татарстан Республикасы буенча әлеге җинаятьне кылуда шик астына алып, пенсионерларның улын – 33 яшьлек Андрей Бареевны эзләүгә игълан итте. Р.Әхмәтвәлиева. --- әгәр әллә нинди контраларны яклап йөрисез икән, сезне алар белән бәйләнештә торуда шик астына алу – үзеннән-үзе килеп чыга торган гамәл. З.Мурсиев. Шик астындагы 1) Ышанычсыз . [Якуб Гафияткә:] Рәхмәт, син үзең дә шик астындагы кеше. И.Гази; 2) юр. Расланмаган көенчә җинаять эшендә гаепле дип уйланган. Шик астындагы кешене Чуйков урамында урнашкан вакытлыча яши торган фатирында кулга алалар, ул анда, күпсанлы кредитлардан качып, әти-әнисе белән яшәгән. Татарстан яшьләре. Шиккә калу 1) Элекке ышаныч бетү, шикләнү хисе уяну. Тыштан тегеләргә бик теләп хезмәт итеп йөргән атлы булган Степан Петрович. --- һәм, билгеле инде, моның составлары «нигәдер» гел безнекеләр кулына эләгә башлаган. Шуннан аклар шиккә калган. Степан Петровичны, кулга алып, Алмазга озатканнар. В.Нуруллин. Олаучы капка төбендә бозауны алып чыгалар дип көтә иде. Бик озаклагач, шиккә калды. Кирам, киткәндә, капканы әллә ничек хәйләле итеп бикләп мәшәләнгән иде. Ф.Садриев; 2) Куркып, шүрләп калу, шомлана башлау. Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. М.Гафури . --- телевидение, радио, газета-журналлар ярдәмендә халыкны чирләр белән куркыту, даруларны киң пропагандалау бара. Бу, мөгаен, сау-сәламәт кешеләр дә шиккә калып, поликлиникаларга барсыннар өчен эшләнә торгандыр. Җ.Харисов. Шиккә төшү к. шиккә калу. Кичкырын эштән соң өенә кайтып җитәрәк, Фәгыйлә үзләренең капка төбендәге эскәмиядә ике хәрби диңгезче утырганын күреп шиккә төшә һәм ихтыярсыз тукталып кала. С.Сабиров. Авыру кеше табибның йөзендәге, күзендәге һәр үзгәрешне дүрт күз белән күзәтеп тора, аз гына борчылу сизсә дә шиккә төшә. М.Маликова. Шик салу Коткы салу; ышанмаучылык тудыру, шикләндерү . «Татар булган җирдә хәтәр бар» дип Шик салганнар дуслар эченә. Ш.Маннур. 1947 ел җәенең корылык афәте халыкның сугыштан соңгы өметле матур хыялларына шик салды. М.Мәһдиев. Ахуновның рус телен әйбәт белүенә шик саласым килми. Ул тәрҗемә эше белән дә шактый шөгыльләнде ---. М.Юныс. Шик тоту Шикләнү, ышанычсызлык белдерү; гаепле дип уйлау. Аз гына шик тоткан кешегез булса да, миңа җиткерегез. Р.Вәлиев. Мин үзем болай барлык шагыйрьләрнең иң яхшы шигыре мәхәббәт турында гына язылган булуына шик тотам. Р.Фәизов. Шик тотмау Нык ышану, һич шикләнмәү, икеләнмәү. Гали Рәхимә абыстайның һәм кызларның үзе белән танышуны кабул итүләрендә бер дә шик тотмый иде. Ф.Әмирхан. Хатыны моңа ышанмады, әмма әнисе шик тотмады: малаеның яхшылык эшләсә дә, начарлык эшләсә дә, чын күңелдән, шулай тиеш, шулай дөрес дип ышанып эшләвен ул белә иде. М.Мәһдиев. Шик төшү Шикләнә башлау, шик туу. Миңа тагын шик төште. Карале, гел бирнә, гел кияүгә чыгу турында сөйләнәләр бит. Тикмәгә генә түгелдер бу! Г.Бәширов. Рыкалов сатлыкҗан булмаган тәкъдирдә дә, мондый шик төшкәч, аны бригада командиры итеп калдырырга ярамый иде. Г.Әпсәләмов. Шик уяту к. шик салу. Ә менә Вахитның Ольганы өзелеп яратуы бер төрле дә шик уятмый. Ә.Еники. Гарем, деньга, чулки, багровый кебек сүзләрнең нигезендә хәрәм, тәңкә, чолгау, бавыр дигән сүзләр ятуы берәүдә дә шик уятмыйдыр. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә