ШИГЫРЬЧЕ и. ирон. Шигырь язучы; шагыйрь кисәге. Гомумән, шигырь кул белән эшләнәме, языламы? Бөекләр генә түгел, гади шагыйрьләр дә (шагыйрьләр – шигырьчеләр түгел) кул белән язмыйлар, йөрәк яки акыл белән язалар. Н.Нәҗми. Сәхнәдә чын шигърият бетеп бара. Эстраданы арзанлы җыр текстлары күмеп китте, үзешчән шигырьчеләр басып алды. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә