ШИГЫРЬЛЕК и. 1. Шигырь булу, шигырь сыйфатларына ия булу. Шигыренең әүвәлге бүлеге мәгънә җәһәтеннән дөрес түгел. Шигырьлеге дә бик шөбһәледер ---. Г.Исхакый. Шигырьнең шигырьлеге көйгә китерүдә түгел, ә әйтергә теләгән идеяңне матур, җанлы охшатулар, җанлы сурәтләр, конкрет җанлы картиналар аркылы, күңелгә үтәрлек бер аң һәм караш тудырырлык итеп бирүдә. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. Шигырьгә җитәрлек, шигырьгә сыярлык дәрәҗәдә, шигырьләр язарлык итеп. Сине ул тау [Кинә тавы] ничә шигырьлек хисләндерде әле? Н.Гыйматдинова 3. с. мәгъ. Шигырьгә җитәрлек, шигырь язарлык. Кемгә килер, кемгә килмәс... Көн дә килмәс... килсә дә. Ничә шигырьлек дөнья бу, Ничә җырлык гомерләр! Р.Миңнуллин |