ШИГЫРЬ и. гар. 1) Ритмга салынган рифмалы юллардан гыйбарәт текст. --- шигърияттә хәзер силлабик-көйләм шигыреннән тоник шигырь төзелешенә, интонацион сөйләм шигыренә күчү көннән-көн ачыграк сизелә бара. М.Шабаев. Әдипнең «Фәрхи» поэмасы шактый вакыт аралыгында язылганга охшый. Авторның ике төрле шигырь үлчәме куллануы да (унберәр иҗекле икеюллык һәм сигезәр иҗекле дүртьюллык) шуны күрсәтә. Ә.Закирҗанов 2) Шул формада иҗат ителгән әдәби әсәр төре, тезмә әсәр; киресе: проза. Шигырьдә ритмик системаларның бер-берсен алмаштыруының сәбәпләре әле безнең шигырь теоретикларыбыз тарафыннан бик гомуми характерда гына өйрәнелгән. Г.Нигъмәти 3) Кечкенә күләмле тезмә әсәр. Шәйхи Маннур татар поэзиясендә үзенең күп кенә поэмалары һәм лирик шигырьләре белән күренекле урын алды. М.Җәлил. Мәхәббәт турында шигырь сөйләргә аның ни хакы бар? М.Мәһдиев 4) к. шигърият ( 2 мәгъ.). Зәңгәр күзләреннән шигырь сибеп, Көлеп тора минем фәрештәм. Бер мин генә түгел, аны күреп, Җиһан сәгадәткә ирешкән. Ш.Бабич 5) күч. Җыр. Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. Г.Тукай |