ШИГЪРИЯТ и. гар. 1) Шигырь иҗат итү сәнгате, поэзия. Халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, әдәбиятка, аеруча шигърияткә тартылган, поэтик сүзнең дөньяны яхшыга үзгәртә алу көченә ихлас ышанган чагы. Р.Фәйзуллин. Мәрҗәнә --- Көнбатышның зирәк китапларын укыса, Көнчыгышның шигъриятенә гашыйк. А.Нәҗми

2) Искитәрлек гүзәллек, илаһи матурлык. Табигать миләшне, усаклар сарылыгының шигъриятен күрсәтер өчен, алар белән бер үк вакытта кызарткан. М.Мәһдиев. Басма өстендә кызларның --- кер юулары, каз өмәләрендә --- көянтәләренә каз элеп --- елга буена барулар – --- халкыбызның эшне матур итеп эшли --- белүен күрсәтә. Гөлзада шушы күренешләрдә тормышыбызның шигъриятен ача алды. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә