ШИГЪРИ с. гар. 1) Шигырь формасында язылган, тезмә. – Чибәркәем, борма инде йөзләреңне читкә, – диде ир шигъри юллар белән диярлек. И.Шиһапов. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Урта гасырлар дәверендә шигъри әсәрләр уен коралларына кушылып, мәкам белән көйләп башкарылганнар. Г.Макаров 2) Шигырьгә хас, шигырьдәге кебек, поэтик. Муса балачактан белә: болытлар алар – җил, кояш, таң, чәчәк, сандугач кебек, шагыйрьләрнең иң яраткан шигъри образлары, бизәкләре ---. Г.Әпсәләмов. «Акай» ул, һичшиксез, ак ай дигән шигъри образдан алынган. Н.Әхмәдиев 3) Искиткеч, гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл, илаһи. Харисов – Агыйдел буйларының сихри, шигъри матурлыгын, анда сайраган сандугачларның моңын йөрәгенә алып, күңеленә сеңдереп үскән табигать баласы. С.Поварисов. Нәрсә турында иде соң шигырьләр? Яшәү, үлем, кайгы-хәсрәт, кичеккән мәхәббәт. Әле дөньяны яңа гына таный, аңлый башлаган Рузалиянең шундый тирән уйлар, шигъри хисләр эчендә бәргәләнүе Әнсарның исен алды. Х.Ибраһим |