ШИГӘЮ ф. Сагаю, игътибарны арттыру, саклык-сизгерлек тойгысын көчәйтү. Ул, Рәшат тәмам кызып җитәр дә бүлмәдә булган кешеләрнең һәммәсен тукмап ташлар, дип шигәя иде. А.Гыйләҗев. Тавис ишегалды белән веранда арасында ду килеп йөри, керә-чыга, әнисе, шигәеп, аның җиңенә ябыша: – Улым, дим, улым! Чү, салгансың икән – ят та йокла, ник алай адәм мәсхәрәсе ясыйсың? М.Мәһдиев

Шигәя башлау Шигәю барлыкка килү. Берничә көн шулай бергә мәктәптә кич уздыргач, Нәркис аннан шигәя башлады: дипломсыз авыл егете, мәктәпнең хуҗалык мөдире – ат җигеп йөрүче Заһир «Декамерон»ны да, --- Бомаршены да белә икән. М.Мәһдиев. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Сөембикә

Шигәя калу к. шигәеп калу . Арыслан, бу шушында ук бөгәрләнеп төшмәгәе дип, берхәтле шигәя калды һәм стакан белән сөтле кофе китерде. Ш.Маннур. Хариска үзенә ышанган кебек ышанса да, эшләр болайга киткәч, Нурислам бер мәлгә үзе дә шигәя калды ---. М.Хафизов

Шигәя төшү Бераз шигәю; тагын да шигәю. Миендә чәбәләнгән уйларның очын эзләгәндәй ул нигәдер шигәя төшеп, караңгылыкка текәлеп торды. А.Вергазов

Шигәеп йөрү Һәрвакыт шигәю. Мусадан куркып, шигәеп йөргән Шәфи Алмаз аңа кинәт кенә ышана башлады. Ш.Маннур

Шигәеп калу Кинәт шигәю; берәр сәбәптән шигәю. Диас: «Сабир абый! Мин бүген сезгә (Галәү белән Зохага борылып) һәм сезгә ике яңалык әйтәм». Барысы да шигәеп калалар. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә