ШИГАРЬ и. гар. 1) Сәяси, дини һ.б. өлкәләрдә кулланылган, төп идеяне яки таләпне, бурычны белдерә торган кыска мөрәҗәгать; кыска өндәмә; лозунг. Интернационализм гөрләп чәчәк аткан, бөтен милләтләр бертигез, җәмгыятьтә бары бер генә тел – урыс теле генә калачак дигән шигарьләр чәчәк аткан чорда өйләнеште алар. Г.Бәйрәмова. «Бәя килешү буенча!» дигән игълан яздыртып куйды. Гомере буе шигарьләр, транспорантлар, афишалар, игъланнар язган элекке клуб мөдире өчен бу чүп кенә инде. З.Мәхмүди 2) Киләчәктә ирешү, булдыру өчен билгеләнгән бурыч; максат. Без, гомумхалыкның уртак шигаре булган бердәм хәрәкәт, юктан бар итү, гомуми иҗат энтузиазмы, кешеләр һәм халыклар белән кулга-кул тотынып, яңа дөнья төзү юнәлешендә яшибез. Ф.Хөсни |