ШИВӘЧЕЛЕК и. Диалект, җирле сөйләш үзенчәлекләрен чагылдыру, диалектизмнар белән артык мавыгу күренеше. Бу мисаллар, беренчедән, ныклы эшләнгән әдәби кануныбыз булмауны икърар итсәләр, икенчедән, шивәчелек, аерым бер район йогынтысына ияргәнлекне күрсәтәләр. Т.Гыйззәт. Боларда саф шивәчелек элементлары (әйтик, Насыйрида – мишәр, Камалда – Казан, Тукайда – Казан, типтәр, мишәр, казакъ) бик, бик аз һәм булганнары да һич тә аларның әдәби тел нигезен хасил итми ---. Татар әдәби теле тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә