ШЕШҮ ф. 1) Кабарып чыгу, күперү, тулышу. --- ачулары килгән кортлар аның саен зәһәрләнебрәк чактылар. Хәлим картның күзгә күренеп битләре --- шеште. Ф.Яруллин // Эренле шеш барлыкка килү. Ярама пычрак кергән, ахры, шеште, йөрәккә төшеп сызлый. Г.Тавлин. Рузия бертуктаусыз сөйләнә: – Бармагым шешкән ие дә хәзер тишелде инде. М.Яһудин

2) Организмда нинди дә булса берәр әгъза ялкынсыну. Мине күрүгә, сыңар күз кабагын күтәрә төшеп: – Булмый, малай, барып булмый, гландаларым шешкән, – диде. Рамилнең шул булыр инде: безнең сыман тамак шеште димәс, гланда дияр. Н.Әхмәдиев. Кәбир мулла көч-хәл белән генә йөри иде. Бавыры шешкән, ахрысы. З.Мәхмүди. Тик син хәзергә сөйләшмә, яме, акыллым, үпкәң нык шешкән, көч килмәсен. З.Мурсиев

3) к. шешенү. – Күз кабакларым гына шешкән бугай, – дип сөенде ул. Аннары, шик калмасын өчен, шешкән күз кабагын тагын бер тапкыр югары күтәрде һәм яңадан айны күрде. Г.Әпсәләмов. Төннәр буе елап, күзләрем шеште. М.Маликова

Шешә бару Акрынлап, аз-азлап шеше арту. Ә Җамалетдиновның аягы һаман да ныграк шешә барган. Р.Мостафин. Өйләнешкәннән соң, гаилә тәнендә сыткылар гына булып күренгән-авырткан җирләр зур чуаннар булып шешә барып, бер-бер артлы шартлап тишелә, ага башладылар. З.Дәүләтов

Шешә башлау Шешергә тотыну. Ул --- эчке күлмәгем аша гына күкрәгемне тыңлап карады, --- шуннан соң гына әниемә борылып әйтте, салкын тиюдән туташның үпкәсе шешә башлаган, диде. Ә.Еники. Юматшаның хәле көннән-көн начарлана бара. Бик хәтәр рәвештә мие шешә башлаган. Г.Әпсәләмов

Шешә төшү Бераз шешү; тагын да шешү. Хатын бик карт та түгел, бөркәнчек кигәнгә генә әби булып күренә, җитмәсә, аяклары шешә төшкән, чатанлый. Г.Әпсәләмов. Күзләре һәм авыз-борын тирәсе тагын да шешә төшкән. А.Шамов

Шешеп китү Кинәт шешкән хәлгә килү. Чыннан да, аның иңбаш сөяге каймыккан, шешеп киткән, хәзер кулын муенына асып йөри. Л.Ихсанова. Килендәшемнең гөбе кебек шешеп китә аяклары, авыртуы йөрәккә төшә, ди торган иде, мескенкәем. Г.Якупова

Шешеп тору Әле, хәзерге вакытта шешкән хәлдә булу. Рәхәтләнеп, авыз тутырып ашарга тешләрем ирек бирмиләр. Сул як яңагым гел шешеп тора диярлек. Г.Кутуй. Ә сәламәт кешенең, гадәттә, шөпшә тешләгән урыны кызарып, шешеп тора да бераздан бетә. Татарстан яшьләре

Шешеп чыгу Кинәт шешү; нык, тоташ шешү. Болхонский авырып урынга егылды, аның теге вакытта өшегән аяк-куллары зәңгәрләнеп шешеп чыкты һәм чери башлады. Ф.Бәйрәмова. Бер кичне Нуриянең температурасы утыз тугызга күтәрелде, колаклары чәнчешеп, муенындагы бизләре шешеп чыкты. Р.Хәбибуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә