ШЕШМӘКЛӘНҮ ф. диал. к. шешенкеләнү. Моңарчы председатель безнең күз алдында йончылган соры йөзле, йокысызлыктан күз кабаклары шешмәкләнгән һәм арып хәлдән тайган бер кеше булып килеп баса иде. Г.Ахунов. Ул, чыннан да, сулган ап-ак йөзле, күз төпләре шешмәкләнеп, күгәреп тора, озын гәүдәсе җайсыз сыгылып килгән кебек иде. Ф.Бәйрәмова Шешмәкләнеп китү к. шешенкеләнеп китү. Фәһим абзый, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән чиста кулъяулыгын сабыр гына чыгарып, черем итеп алган чакта шешмәкләнебрәк киткән күз кабакларын сөртте ---. Г.Ахунов Шешмәкләнеп тору к. шешенкеләнеп тору. --- бик юаш кыяфәтле бу кешенең --- ап-ак битләре шешмәкләнеп тора, колаклары кечкенә, --- уң күз кабагы һәрвакыт асылыныбрак тора. Ф.Садриев |