ШЕШЕНҮ ф. 1) Тәнгә сыеклык таралу сәбәпле, тән тукымасының аерым бер урыны кабару. Хәсәнә абыстай, кызына күрсәтмәс өчен, елаудан шешенгән күзләрен яулык чите белән каплап, тышка чыкты. С.Поварисов. – Кер, ят! Йокламаган кыз-катынның күз кабаклары шешенә, бит тиресе сәлперәя, ә син миңа матур килеш кирәк. Н.Гыйматдинова

2) Тоташ шешеп чыгу, кабарып чыгу. Битен-башын черки талаган, шешенеп бер атна өендә ятты. М.Мәһдиев. Кан тамырларының тараюы сәбәпле, аяклары шешенә аның. К.Кәримов

3) мед. Организмда матдәләр алмашы бозылу яки башка сәбәптән сыеклык тән күзәнәкләренә таралу, ялкынсынып шешү. Мин әйтәм: «Баш мие шешми микән?» дим. Профессор: «Әйе, – ди, – үпкәсе дә шешенә», – ди. Р.Нуруллина

4) Ачлыктан, организмга азык җитмәүдән тән беркадәр тулышу. Кеше ачлыктан шешенә икән, күз төпләре бүртенә, битләр калыная, ашамагач, каян килә инде бу? Халык моны аңламый, әмма шешенеп үлә тора. М.Мәһдиев. Ачыгабыз, шешенәбез, кышның үзәккә үткеч суыклары җанга тия. Р.Кәрами

Шешенә башлау Шешенергә тотыну. Кырык өчнең апрелендә ачтан шешенә башладык. М.Мәһдиев. Җәяүләп күп чакрымнар узудан Рәшитнең кечкенә ялан аяклары шешенә башладылар. З.Зәйнуллин

Шешенә төшү Бераз шешенү; тагын да шешенү. Тонык яктыда аның әзрәк шешенә төшкән шадра йөзе шактый кырыс, хәтта усал күренде. Г.Әпсәләмов. Андагы салам, буш капчыклар өстенә елаудан күзләре шешенә төшкән алты хатын утырган иде. З.Зәйнуллин

Шешенеп бетү Тәмам, бик нык шешенү . Баш-аягы исән калуына сөенергә дә белмичә, Нәҗип өенә кайтты; елап, шешенеп беткән Наилә аның күкрәгенә капланып бик озак үкседе. А.Гыйләҗев. Кәбир звонок төймәсенә баскач, эчүдән шешенеп беткән Рамилә, ишекне ачып, йокы бүлмәсендәге караватка барып ауды. З.Мәхмүди

Шешенеп китү Кинәт шешенү. Аның гәүдәсе дә шешенеп киткән, ул, караватына сыя алмыйча, кисеп аударган имән кебек, авып ята. Ф.Бәйрәмова. Йөзе сулып калган балакайның, төннәр буе мендәрен кочаклап елап чыккан, ахры, күзләре кызарып, шешенеп киткән. И.Сираҗи

Шешенеп тору Хәзерге вакытта шешенгән хәлдә булу. Аның күзләре кызарган, битләре ничектер шешенеп тора иде. Җ.Рәхимов. Аның сулган йөзендә гаҗизлек галәмәтләре ярылып ята, ә сул күзе тирәсе яшелле-мөшелле булып шешенеп тора иде. М.Маликова

Шешенеп чыгу Нинди дә булса сәбәптән нык, тоташ шешенү. Разияның аяклары, куллары, тәне шешенеп чыккан. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә