ШЕШЕНКЕРӘ’Ү ф. Бераз гына шешенү, шешенгән кебек булып китү, җилсенү. Мин шешенкерәгән имән бармагымны стена салкынынарак сузам. Г.Бәширов . Озакламый ишектә Касыйм да пәйда булды. Йөзе борчулы, күз төпләре шешенкерәгән. Г.Галиева

Шешенкерәп китү Сизелерлек, күзгә күренеп шешенкерәү. --- аның ярасы сап-сары булып үлекләгән, ә бөтен уч төбе кызарып, шешенкерәп киткән иде. Ш.Маннур. Яңа гына уянган апасының йөзе алланып, шешенкерәп киткән. Р.Вәлиев

Шешенкерәп тору Әле, хәзер шешенкерәгән хәлдә булу

Шешенкери төшү Бераз шешенкерәү; тагын да шешенкерәү. Ленинның арзанлы гипстан койган һәм кат-кат ак буяу белән буяганга күз төпләре чак кына шешенкери төшкән бюсты янына утырып, Азат мәсьәләне кабыргасы белән куя ---. А.Тимергалин. Шешенкери төшкән күз кабаклары арасында тычкан балалары кебек йөгерешкән ягымлы көрән күзләре генә «мин – Максимов» диләр. Г.Шәрәфетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә