ШЕШЕНКЕЛӘНҮ ф. Шешенке хәлгә килү, җиңелчә шешенү, күперү, кабару. Иреннәре, турсаюдан булса кирәк, умарта корты чаккандай, шешенкеләнеп күренде. Б.Камалов Шешенкеләнә бару Акрынлап, аз-азлап шешекләнүе арту Шешенкеләнә төшү Бераз шешенкеләнү; тагын да шешенкеләнү Шешенкеләнеп китү Сизелерлек, күзгә күренеп шешенкеләнү. Айгөл килеп керде. Битләреннән яшь ага, елаудан күзләре кызарып, йөзе шешенкеләнеп киткән. Ф.Сафин Шешенкеләнеп тору Әле, хәзер шешенкеләнгән хәлдә булу. Вил Садриевич үз бүлмәсендә бухгалтер керткән кәгазьләрне карап утыра иде. Күз төпләре шешенкеләнеп тора, йөзенә саргылт тут йөгергән. Х.Камалов |