ШЕШЕМСЕРӘ’Ү ф. к. шешенкерәү . [Касыймның] йөзе борчулы, күз төпләре шешемсерәгән. Бөтен килеш-килбәте, кыяфәте белән кайгы-хәсрәт кичергән кешене хәтерләтә. Г.Галиева. [Сәлихҗан абзыйның] иртән торуга, битләре шешемсерәгән, күз кабаклары салынган. Р.Төхфәтуллин Шешемсерәп китү Бераз шешемсерәү. Егылганда, бәрелгәндә, гадәттә, тәннең йомшак тукымалары зарарлана, шул ук вакытта еш кына вак кан тамырлары да өзелә, бу урын шешемсерәп китә, кан сава һәм тән кара янып чыга. Йорт эшләре Шешемсерәп тору Әле, хәзер шешемсерәгән булу |