ШЕШӘЛЕ с. 1) Шешәгә тутырылган, шешәдә сатыла торган. Шешәле сөт белән бер булка алам да шулар белән тамакны үткәрәм. М.Маликова. Тәмле-тәмле җимешләр, матур шешәле соклар, төрледән-төрле шоколадлар, бананнар, апельсиннар куйды. Ф.Яруллин

2) Шешәсе булган, шешә белән тәэмин ителгән. Сарык бәрәннәре Сәгыйдә кулындагы шешәле имезлектән сөт тә имәргә сорамыйлар, сикерешеп-шаярышып, уйнап та китәргә тормыйлар. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә