ШЕШӘДӘШ и. Бергә эчүче кеше, эчүчелек белән шөгыльләнүчеләрнең берсе. – --- утка карап сүзсез генә уйланып утырганда, минем янга дустым Василий килеп керде... – Дустың түгел, шешәдәшең ул синең! – дип кычкырды ачу белән кызның анасы. Ә.Сафиуллин. – Өйләнергә кирәк сиңа, Сәйфи дус, өйләнергә кирәк, – Гайфи, стаканда калган аракысын йотып куйгач, тозлы кыяр кыерчыгын кетердәтә-кетердәтә, кулын шешәдәшенең иңнәренә салды. Ф.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә