ШЕШӘ и. фар. Сыекча салу өчен тар авызлы озынча пыяла, пластик һ.б. материалдан ясалган савыт. Өстәл өстендә бер шкатулка, бер-ике ислемай шешәсе, пудра савыты. Г.Камал. Артур калкынды, үрелеп дару шешәсе алды, тиз генә микстура салып, Асяга бирде. Х.Камалов ◊ Шешәсе тулу 1) эвф. Күз яше тулышу, еларга тору; 2) Күңел тулу. Линүзә театрдан кайтып килә икән, элек тә зифа гәүдәсе тагын да юкара төшкән, каратут йөзе сагышлы – «шешәсе тулган, бөкесе атылырга тора». Р.Кәрами. Шешә төбе ялау 1) Кемгә дә булса буйсынып яшәү, ул кушканны үтәү; бик аз акча бәрабәренә хезмәт итү, ялчы булу. Син бит минем шешә төбемне ялый торган адәм. Г.Ибраһимов; 2) к. шешә ялау. --- бусы --- алкашлыкта йөри. Бер кесәсендә шешә, икенчесендә стакан була аның. Шешә төбе яларга яратучы үсмерләрне аулаграк аллеяга ияртеп китә дә --- бер стакан суррогат белән «сыйлый» үзләрен. Ш.Маннур. Шешә ялау Эчү, эчәргә ярату, эчкечелек белән даими шөгыльләнү. Гайфи абый да сирәк-мирәк керә башлады Баязит абыйларга. Андый көн бәйрәм була минем өчен. Шешә яламый, ичмасам. А.Гыйләҗев. Көрәшү теләге канында бар, сәләтен табигать биргән – ансыз да яши алмый, шешә ялаудан тыелырга да ихтыяр көче җитми иде. Р.Кәрами |