ШЕШ II и. 1. 1) Ныклык өчен кибән үзәгенә кадап калдырыла яки һава кереп йөрсен өчен печән, тары яисә борчак чүмәләсе эченә куыш ясауда файдаланыла торган очлы башлы озын колга, туры казык. Иртән торып тышка чыксам, агач башы шеш кебек. Г.Тукай. Их, әле бар: зур хуҗалыкның кибәннәрен куеп, Шеш кадагач, бастырык салып түбәсен очлыйсы. Һ.Такташ 2) Ит, шашлык кебек нәрсәләрне кыздыру өчен махсус калын тимерчыбык. Алар итне тимер шешкә кидереп, утта кыздырачаклар ---. Н.Фәттах 2. с. мәгъ. Төз, туры. Кыска койрык, шеш колак. Табышмак. Шеш аяклы, шеш мөгезле Боланы күп Алман-тау. Н.Исәнбәт |