ШЕШ I и. 1) Организм тукымасы җилсенүдән эрен, үлек җыйналу сәбәпле барлыкка килеп кабарып торган авыртулы урын. Хирург --- скальпелен спирт белән ышкып, шешне ярып җибәрде. Бер тәлинкәгә якын үлек акты. Ф.Яруллин. Тарасенконың бәхетенә, инфекция таралып өлгермәгән иде. Шешне ярып, бик җентекләп чистарттым. М.Әмирханов // Гомумән, авыртулы төер. Эчтә калган сүз шешкә әйләнә, имеш. Мәкаль

2) сөйл. Сызлавык, чуан. Шеш тишелүдән барлыкка килгән җөйләр тәнемдә хәзер дә бар әле. Ә.Галиев. Өстәвенә шул ук аягына зуп-зур шеш чыкты да шул тишелеп агып йөдәтте. М.Хуҗин

3) Бәрелү-сугылудан кан оешып, яңа тукыма үсүдән кабарып торган урын. Еш кына сәнгатькяр адәм баласына тиеш бәхеттән өлешсез кала, шуңа күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда – шеш, күз төбендә фонарь күгәреп торыр, ә җаннарында – бетәшмәс яра... А.Тимергалин. Диана, калтырана-калтырана, баш артын тотып карады. Анда шактый зур булып шеш кабарып чыккан иде. Ф.Тарханова // Калкулык, гомумән кабарып, очлаеп торган урын. Шеш-шеш чыгып торган ташлы таулардан, әллә нинди тигезсез күперләрдән үтәргә туры килә. Г.Тукай

Шеш өстенә шөш (чөш) Начарлык өстенә начарлык өстәлү. Шеш тишелү Күңелгә җыелган нинди дә булса хис сыеша алмый ташып чыгу. Әлегә Кәшшаф та, Әлтаф та дуслык чиген үтеп чыгарга кыймый. Шул ук вакытта күңелгә төйнәлгән бу шеш тишелмичә дә кала алмый. Ул инде тулган. М.Әмирханов. Шеш тулу Нинди дә булса яман эшләр артык күпкә китеп, фаш ителер, чара күрелер вакыты җитү яки сабырлык бетү, түземлек төкәнү, соңгы чиккә җитү. Әйе, халыкның күпчелеге тормыштан риза түгел. – Шеш тула да бер тишелә, – диде Шәрәфи, авыр сулап, – халык үз сүзен әйтми калмас. Ә.Галиев. – Сабыр гына шеш тулганны көтеп утырырга дисез инде, алайса. – Көтеп утырырга димим. Безгә хәзер үтә сак кына милли-мәдәни үсешнең, милли уянуның программасын эшләргә кирәк. Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә