ШЕФЛЫК и. Шеф булу, шефка алу; кемгә яки нәрсәгә дә булса даими түләүсез ярдәм күрсәтү буенча иҗтимагый эшчәнлек. --- уйлана торгач, Изаил Харисовичның электән үк килгән сәерлекләре искә төште: ул, мәсәлән, заводларга барырга яратмый, шефлык эшләренә катнашмаска тырыша иде. М.Маликова. Берсенең дә, төзелеш эшенә чыгып, бераз җилләнәсе килми. Шефлык та начар бара, колхоз-совхоз эшләрендә актив катнашмыйбыз. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә