ШЕФ и. фр. 1. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса түләүсез даими ярдәм, булышуны рәсми рәвештә үз өстенә алган кеше яки учреждение. Урак өстендә һәм бәрәңге алган чакта, шәһәрдән шефлар килгәч, кунак йортында хәтта утызар карават куялар. В.Нуруллин. Их, әрәмнәр генә иткәнсең! Җан кебек сәгать иде! Интернатның кырык еллыгына шефлар бүләк иткән иде. М.Маликова 2) Кайбер илләрдә предприятие, учреждение, хәрби подразделение һ.б.ш. белән җитәкчелек итүче кеше. – Ну-у, Галимов! Сезгә Америка ФБРында шеф булып кына эшлисе бар. З.Зәйнуллин. Полиция шефы үзенә 235 сумлык квитанция язган һәм аны икенче көнне үк түләгән. Татарстан яшьләре 3) сөйл. Эш башында торучы кеше, башлык, җитәкче (үз кул астында эшләүче кешеләргә карата). Миңа безнең шеф күптән түгел генә әйтте, әгәр дә син болай йөрсәң, урыныңнан да очарсың, диде. Г.Камал. Мин – «Киноплёнка» клубында директор урынбасары, ә ансамбльнең җитәкчесе Рифкать Гомәров – минем шеф. А.Хәмзин 4) сөйл. Автобус йөртүче, таксист һ.б.ш. эштәге ир-атка мөрәҗәгать итү сүзе. – Кая барыш, шеф? – дип сорый шофёр, кузгалып киткәч тә һәм бардачоктан яшел каплы «Шипка» сигаретын алып кабыза. А.Тимергалин. Габделнур, фәкать ир-атка гына мөрәҗәгать итүен сиздерү өчен, «син»гә басым ясады. – Шеф, син зерә алай тупас сөйләшәсең. Мин синнән стакан гына сорамакчы идем. Ярый, хуш... Р.Кәрами 2. с. мәгъ. Кушма сүзләр составындагы икенче сүз аңлаткан һөнәр, эш буенча җитәкче; башлык вазифасын башкарган, өлкән, баш. Шеф пешекче бик нык тырышкан – өстәлләрдә кыздырылган тавык, тәмле балык, лимон белән шпрот, --- алмалар һәм әфлисуннар да бар иде. Р.Мостафин. Әлеге гомумтөрки газет редакциясенә җитәкче итеп немец Винанде, төркестанчылар, азәрбайҗаннар Кырым һәм Идел буе татарларыннан берәр шеф мөхәррир кертелә. Т.Насыйров ◊ Шефка алу Кемгә яки нәрсәгә дә булса түләүсез даими ярдәм итәргә, булышырга алыну. Бераздан ул дәфтәрне ябып куйды һәм сүзен дәвам итте: Менә сезнең классыгыз колхоз бозауларын шефка алган, әйбәт кенә эшлисез дә икән. Г.Рәхим. Мәктәптә дирекция һәм укытучылар белән егетне шефка алу хакында сөйләште. Ф.Яруллин |