ШЕЛТӘЛӘ’Ү ф. 1) Кимчелеген күрсәтеп кисәтү; ярамаган эш эшләгән өчен әрләү, тиргәү. – Мин бай булсам, бөтен байларга үрнәк булырлык эш тә итәр идем һәм тора да белер идем, хәзерге байлар нәрсә ул... Байлыкның кадерен белмиләр, рәхәтләнә дә алмыйлар, – дигән шикелле сүзләр белән һәрвакытта байларны тирги, шелтәли иде. К.Тинчурин. Мин Әмирне шелтәлим: – Әллә кайда йөрисең? Митингны башларга унбиш минут вакыт калды, ә син юк! З.Зәйнуллин 2) Шелтә ( 3 мәгъ.) белдерү. Синең киемең, аяк атлавын, кыланышың, хәтта фикерләреңә кадәр устав куйган таләпләргә тәңгәл булырга тиеш. ---Устав куйган таләпләр үтәлмәгән очракта, сине үзеңнән югарырак чинлы һәр офицер, синнән өстен һәр начальник шелтәли ала. М.Юныс Шелтәләп алу Бераз шелтәләү. Без Габдерәхимне шелтәләп алдык: – Нигә алдыйсың, килмиләр ич, басып торалар... – дидек. Ә.Еники. Касыйм ага шатланып елмайды һәм карчыгын җиңелчә генә шелтәләп алды. Р.Кәрами Шелтәләп карау Шелтәләргә омтылу, шелтәләп аңлатырга тырышу. Үзебез – авыл кешеләре – аучыларга кисәтү ясап, шелтәләп караган идек, кая ул! Якты юл Шелтәләп килү Күптәннән бирле даими шелтәләү. Гайнетдинов сүзен шулай бетерде: – Дөрес, мин Салахиевны һаман шелтәләп килдем. --- Син начар большевик дип чәнчә тордым мин аны! Г.Ибраһимов Шелтәләп китү Сүз уңаеннан, җиңелчә генә шелтәләү . – Син бүген җиренә җиткереп саумадың, – дип, Ибәтулла абзый шелтәләп китте. – Соңынтын терлекчеләр йортына кер. Н.Гыйматдинова Шелтәләп кую Кинәт, көтмәгәндә, бер тапкыр шелтә белдерү. Эшләпәле кеше саф татар телендә, кирәкмәгән кешеләр белән аралашкансыз, дип шелтәләп куйды. М.Хәсәнов. Хатны укыгач, Карәхмәт ярты ел эчендә беренче мәртәбә рәхәтләнеп, озак итеп, онытылып көлде дә: «Ну, Йосыф!» – дип, эченнән генә аны шелтәләп куйды. З.Хөснияр Шелтәләп ташлау Көтмәгәндә, кызулык белән шелтәләү. Беркөнне ул эшкә юка киенеп чыккан Мөнирәне бик каты шелтәләп ташлады. Г.Әпсәләмов. Икеләнеп баруым өчен, үземне үзем шелтәләп ташладым. Г.Бәширов Шелтәләп тору Һәрвакыт, даими шелтәләү; әле, хәзерге моментта шелтәләү. Барсак, кызлар Сәлимне шелтәләп торалар иде: – Ни эшкә шулай карга булып карылдарга икән? Г.Бәширов. [Әлфия ханым:] Нигә мине шелтәләп торырга тиешләр? Мин бит томана түгел, акылсыз хатын түгел. Р.Батулла Шелтәли башлау Шелтәләргә тотыну. Шаһи карт, ай, яшьлек, юләрлек, нигә юк белән үзеңне харап итәргә дип, егетләрне шелтәли башлады. Г.Ибраһимов. Фёдор Степанович көтмәгәндә кулларын җәеп җибәрде дә Әсәдуллинны шелтәли башлады: – Их, Якуб Хисамович, карап торам-торам да аптырап калам. С.Сабиров |