ШЕЛТӘ и. 1) Кемгә дә булса карата үпкә, ризасызлык хисе. Гәрәйнең --- тышка таба чыгып торган күзләре, гәүдә җил белән әйләнгән саен әле бер якка, әле икенче якка карыйлар, бу күзләрдә шелтә катнаш шашкынлык белән каты газап тулы. Г.Ибраһимов. Профессор тирән шелтә белән башын селекте. Г.Әпсәләмов 2) Шул хисне белдергән сүзләр. Иң беренче эше итеп Мохтар, урамга йөзен капламыйча чыкканы өчен, Саҗидәгә шелтә белдерде һәм чын түрәләрчә кырыс тавыш белән аңа моннан соң йөзен гел каплап йөрергә боерды. М.Галәү . – Күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда җүнле кешенең эте дә урамга чыкмый бит, – дип, Нәсыйх аны шелтә белән каршылады. В.Имамов 3) Оешма, учреждение администрациясе һ.б.ш. тарафыннан аерым шәхескә бирелә торган рәсми җәза төре. Шунысы кызык: ул чакта, икмәген яшереп калдырган дип, бюрога чакыртып, миңа каты шелтә бирделәр. В.Нуруллин. Татарстан өлкә комитеты җитәкчелеге, алар әләгенә нигезләнеп, милләт өчен артык тырышкан Зәки Нурига язма рәвештә шелтә белдерә. Л.Хәмидуллин ◊ Шелтә ташлау к. шелтә ясау. Нигъмәт аңа каршы шелтә ташлады: – Әхтәм, бу ни эшең синең? Кешенең ни әйтәчәген белмисең, алдан бәйләнергә тотынасың? Г.Ибраһимов. Шелтә ясау Шелтәләү, ачулану, тиргәү. Мине күреп алгач: – Әле син, җегет кисәге, балалы хатын кебек, һаман өйдә маташасың икән, – диде. Миңа йомшак тавыш белән генә шелтә ясап алды. Ә.Еники |